Каһарманлык ул сугыш кырында гына күренми. Тормышта һәркемнең йөрәк батырлыгын күрсәтер өчен мөмкинлекләре бар, — дип исәпли Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис. Шундый каһарманнарның берсе хакында тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
175 гимназиядә күренекле шәхесләр белән очрашулар элек тә оештырылган. Әмма монысы тарихи вакыйга. 70 елллык иҗат тәҗрибәсенә ия халык шагыйре Ренат Харис белән алар әле беренче генә очраша. Шуңа да әзерлек көчле булганы сизелеп тора.
Яшь буынны иҗат дөньясы белән таныштырудан тыш Ренат ага Харис әманәтен үтәргә килгән. Рәшит Ваһапов фонды оештырган чарада катнашып алган 100 мең премиясен ул гимназия вахтеры, балаларның гомерен саклап калуга үз өлешен керткән Тәскирә Әхмәдуллинага тапшырды.
Тәскирә Әхмәдуллина тумышы белән Ренат аганың якташы, Буа төбәгеннән. Ренат Харис фикеренчә, Тәскирә Әхмәдуллина йөрәк батырлыгы күрсәткән – каһарман.
Тәскирә ханым белән якташлар булуыбызга чын күңелдән горурланабыз дип сөйләде сәхнәдә чыгыш ясаган Буа якташлык җәмгыяте президенты Ирек Закиров. Шунысын да искәртеп үтик буа җәмгыяте ярдәмгә мохтаҗ якташларына һәрдаим булыша. Әлеге игелекле чара да шуны дәлилли. Һәрхәлдә гимназия балалары өчен әлеге очрашу, игелеккә өндәү үрнәге булып күңелләренә кереп калды.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.