Ел сае нТатарстан Республикасында һәм аннан читтә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлегенә багышланган масштаблы чара билгеләнеп үтелә. Россиянең төрле төбәкләреннән атаклы шагыйрьнең иҗатын сөюче хөрмәтле кунаклар, иҗат ияләре җыела. Быелгы чара нәрсәсе белән игътибарга лаеклы булды? Бу хакта хәбәрчебез язмасында.
1 Май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәле янында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге “Каһарманлык кайтавазы” исеме астында истәлекле чарасы оештырды.
Муса Җәлилнең музей-фатиры урнашкан йортта, шагыйрьнең нәсел дәвамчылары: аның кызы Чулпан Мусеева Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева һәм оныкчыгы Елизавета Малышева белән очрашу булып узды.
Тантанада Татарстанның әйдәп баручы шагыйрьләре чыгыш ясады, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Сәлих Сайдашев көенә Муса Җәлил сүзләренә язылган җырларын җырлады.
Истәлекле чаралар шулай ук шагыйрьнең туган ягында, Оренбург өлкәсендә, татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә, шул исәптән Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре исемен йөрткән һәйкәлләр урнашкан урыннарда да узды.
Кичен исә Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» фестивале булып үтте. Муса Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының бер казанышы булып, бүген дә кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.
Гыйльфанова Миләүшә, Ленар Хабибуллин, Татарстан яңалыклары.