«Батыр» хәрби хезмәтне рәсмиләштерү үзәгенең сайты барлыкка килде. Хәзер сез аның адресын экранда күрәсез — Батыр дефис Казан нокта ру. Анда оешма турында түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр, кандидатларга таләпләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Шулай ук платформада махсус операция зонасында таләп ителгән белгечлекләр исемлеге белән дә танышырга мөмкин. Сайтта үз контакт мәгълүматларыңны күрсәтеп, элемтә өчен заявка калдырырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, үзәк үзе бер тәрәзә принцибы буенча эшли. Документлар монда бер тәүлек эчендә җыела. «Батыр» үзәге ВорОвский урамы, 25нче йорт адресы буенча урнашкан.