«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яңа формат тәкъдим итә — татар халык биюе буенча «Батыр батл» дип исемләнгән мастер-класс уздырылды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
«Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда артистлар перформанс оештырды һәм чын егетләр биюен күрсәтте. Владислав Уткин белән Данил Исхаков арасында бию батлы уздырылды. Шуннан соң катнашучылар арасыннан 2 команда тупланды. Шулай итеп, һәр теләгән кеше татар халык биюенең төп хәрәкәтләрен генә өйрәнеп калмый, ә профессиональ биючеләр ярдәмендә каршы як команда белән батлда ярыша.
Узган ел барлыгы 14 мастер-класс үтте. Быел проект дәвамында әлегә «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены буенча барлыгы 6 мастер-класс оештырылды.
Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хәсәнов.