Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры оркестры Татар классик музыкасы җәүһәрләренә багышланган концерт тәкъдим итте.
Җырлы тамаша Җәүдәт Фәйзи белән Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым» музыкаль комедиясенең беренче тапкыр куелуына 80 ел тулу уңаеннан оештырылды. Комедия татар музыкаль театрының иң танылган сәхнә әсәрләреннән берсе. Спектакльнең төп музыкаль образы — татар халык җыры «Башмагым». Концертта Казан Дәүләт консерваториясенең опера студиясе солистлары, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары һәм Тинчурин театры оркестры катнашты. Җәүдәт Фәйзинең моңлы һәм дәртле көйләре бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.