Башкаланың ике торак микрорайонында спорт комплекслары ачыла. «Салават күпере» комплексында гимнастика, ә «Весна» микрорайонында волейбол мәйданчыклары булачак.
Ун ел эчендә Татарстан башкаласында спорт объектлары саны бер ярым тапкырга арткан. Узган ел гына да дүртесе ремонтланган, 13 яңасы салынган. Иң зур футбол манежлары Максат һәм Искәндәр исемнәрен йөртә., аларда күнегүләр һәм ярышлар иртәдән кичкә кадәр уза. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар саны арта бара.