Республика шәһәр-районнарында чыршы шәһәрчекләре ачыла. Казанда төп чыршыны рәсми рәвештә Казан гаилә үзәге янында 24 декабрьдә тәкъдим итәргә җыеналар. Республика Хөкүмәтендә узган очрашуда яңа ел каникулларын ничек файдалы итеп үткәрү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Казан паркларында, скверларында чыршы утлары балкый инде. Республика башкаласында 30 урам һәм 16 парк бизәлгән. Һәр районда чыршы ачу тантаналары башланды. Ә Казанның Гаилә үзәге янындагы төп гүзәл шәһәр халкын 24 декабрьдә сөендерәчәк. Татарстанның башка шәһәрләре дә калышмый — Әлмәттә, Түбән Камада, Чаллыда чыршы бәйрәмнәре ачылды.
Республика чыршысы бәйрәме өч этапта уза. Быел анда 8 меңнән артык бала һәм яшүсмер чакырыла. Бердәмлек, берләшү темасы бәйрәмнәрнең төп темасы булачак. Кунаклар чыгышлары да шуңа багышлана.
Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов: «Безнең әкиятнең сюжеты чынбарлыкны чагылдыра. Чикләүләр бар. Кыш бабай үзе дә 65 яшен узган өлкәннәр рәтенә керә. Пандемия шартларында балалар бүләксез калырга тиеш түгел.»
Шәһәр чыршысы Гаилә үзәге янында 24 декабрьдә ачыла. Оештыручылар якты иллюстрация, матур ачылыш вәгьдә итә.
Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов: «Казан гаилә үзәге янында 35 метрлы чыршы куелды. Бик кызыклы конструкция. Гаҗәеп матур рәсемнәр белән бизәлде. Анда һәр сәгать башында яктылык-музыка тамашасын карарга мөмкин.»
Гыйнвар ае программасында төрле яшьтәге кешеләргә 130 тамаша һәм концерт каралган. Барысы да, эпидемиологик хәлне катлауландырмас өчен, урамда уза. Петербург театры гастрольләре, «Снеговики» урам спектакле, «Кыш» күчмә студиясе балалар спектакльләрен тәкъдим итә. Расписание мәдәният министрлыгы сайтында һәм мэрия сайтында урнаштырыла.
Фәнис Мөхәммәтов, Зәринә Сәйфетдинова, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары.