Алдагы тәүлектә башкаланың ашыгыч медицина ярдәме станциясенә рекордлы санда чакырулар кергән. Бер көнгә-мең сигез йөздән артык мөрәҗәгать итү булган. Хәзер табибларның эше бик киеренке.
Ашыгыч ярдәм станциясендә шалтыратулар тынып тормый. Һәр авыру янына кичекмәстән барып җитәргә кирәк.
Чакырулар күп! Ковид кына түгел, башка авырулар да җитәрлек. Температура күтәрелү, балалар авыру, имгәнү очраклары, урамда егылып ятучылар бар — алар янына еш барабыз.
Табиблар экипажларының тәнәфес ясарга да вакытлары юк. Бик киеренке эшлиләр. Үзләренең әйтүләренчә, хәзер кешеләр тән температурасы бераз күтәрелсә дә, ашыгыч ярдәм чакыра.
Бер ашыгыч медицина ярдәме бриагадасы гына да көнгә 10-15 чакыру буенча бара. Ковид йогышы таралудан саклану өчен, машина йөртүче белән тәрәзәдән генә сөйләшәләр. Ә табиб белән фелдьшер махсус саклагыч киемнәрдән.
Ашыгыч ярдәм бригадасының эше колл-үзәктән башлана. Соңгы көннәрдә телефоннан шалтыратулар өзелми. Меңнән артык чакыру теркәлә.
Табиблар бригадалары киеренке эшләү сәбәпле, кайбер заявкаларны кичектергесез ярдәм бүлекләренә җибәрәләр. Йогышлы авырулар хастаханәсендә дә озак көтәргә туры килә.
Казан шәһәре ашыгыч медицина ярдәме станциясенең оператив бүлеге мөдире Татьяна Ликотурнова: «Шактый гына пациентлар йогышлы авырулар госпитальләренә китерелә. Һәр пациенттан соң санитар эшкәртүне оештырырга, кабул итү бүлекләрендә тиешле режимны сакларга кирәк. Шулай ук безнең автомобильләр дә санитар эшкәртү уза, шуңа күрә тоткарлыклар килеп чыга.»
Табиблар килеп туган хәлгә түземле булуны сорый. Чөнки ашыгыч ярдәм бригадасының тоткарлауында аларның гаебе юк. Сез табиб көткән арада, башка авыруларга ярдәм күрсәтелергә мөмкин.
Фәнис Мөхәммәтов, Айнур Вәлиәхмәтов, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.