Уен коралына җиңелчә генә бармаклар белән баскач, аннан сихри моң агыла башлый. Оста кулында корал көйле аһәң чыгара. Диләрә Җамалетдинова алты ел джаз оркестрында эшли. Иске скрипкасын еш төзәттергән.
Диләрә Җамалетдинова: « Яңа музыка коралына тиз ияләштем. Сыйфатлы, уйнарга уңайлы, тавышны яхшы чыгара. Безгә сыйфатлы уен кораллары бик кирәк иде.Чөнки искеләре таушалды, гел төеәттереп торырга туры килде.»
Менә бу залда вокал, бию белән шөгыльләнәләр. Бүлмәләр, заллар ремонтланган. «Мәдәният» илкүләм проекты нигезендә барлык сәнгать мәктәпләре алты миллион сумлык фортепиано сатып алган. Быел Казанда музыка уен коралларын зур коллективларга — оркестрга, җыелма хорга, балалар кыллы оркестрына биргәннәр.
Казанның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Искәндәр Авзалов: «Бу бик яхшы программа, ул педагогик планнарны уңышлы тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, матди базаны ныгыта һәм иң беренче чиратта, музыка буенча балаларга яхшы күнекмәләр бирә.»
107 педагог та һөнәри осталыгын арттырган. Тагын 713 белгеч курсларда укый. Бу юнәлештә республикада илкүләм проект буенча күп эшләнә. Авыл клублары ачыла, яңа модульле китапханәләр булдырыла.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова: «Сәнгать мәктәпләрен ремонтлау бара, педагогларны укытабыз, инструментлар алабыз. Балалар монда килсен, үз иҗатка, мәдәнияткә тартылсыннар дип тырышабыз.»
Ә Хәзинә сәнгать галереясендә «Мәдәният» илкүләм проекты буенча мультимедиагидлар эшләрен тәкъдим иттеләр. Артефакт кушымтасына кереп, экспонатлар турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.
Ралина Абрамова, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары.