Яшәүгә ышанычны арттыралар. Башкалабызның Борһан Шаһиди урамындагы приютта тормышта авыр хәлдә калган өлкәннәр турында кайгырталар. Ул Татарстан Президентының “Ярдәм янәшә” проекты башлангычы нигезендә ике ел эшли. Өлкәннәрнең ничек яшәүләрен хәбәрчебез дә күреп кайтты.
Үз ишегалды, бакчасы һәм ашханәсе булган кечкенә генә бистә ярдәмгә мохтаҗларның сыену урынына әйләнгән. Казанның Борһан Шаһиди урамындагы йортта 2 ел инде тормышта авыр хәлдә калган кешеләр – йорт-җире булмаган өлкәннәр яши. Ә коронавирус пандемиясе вакытында тернәкләндерү һәм адаптация үзәге кайберәүләргә вирустан котылу өчен саклау урыны булды.
Әлеге кечкенә генә бистәнең тарихы ике торак урыныннан башлана. Һәрберсендә алтышар кеше яши. Ә вакыт узу белән, «Гаилә» мәчете аларга кечерәк вагон-мунча тапшырган. Ә пандемиянең кызган чагында, мохтаҗлар саны күп тапкырлар арткач, иганәчеләр көче белән бу урында торак йортлар калкып чыкты. Хәзер биредә 30дан артык кеше яши.
Үзәк «Ярдәм Янәшә» масштаблы хәрәкәтенең бер өлешенә әйләнде. Ул республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән гамәлдә. Соңгы айларда приют күпләргә ярдәм итте – мохтаҗларны үзенә сыендырды. Бу кешеләр ялгыз түгел, алар турында даими кайгыртып торалар.
Гөлшат Татова социаль хезмәткәр: «Кешеләр ышанырга тиеш. Янәшәдә булышырга әзер булган кешеләр булуына ышансыннар. Чөнки күбесенең ышанычы беткән. Ә монда үзләренә карата җылы мөнәсәбәт барлыгын күреп, алар яхшылык барлыгын күрәләр. Яшәүгә ышанычлары арта.»
Бу кешеләргә документларын яңартырга да булышалар. Биредә яшәүчеләрне көненә өч тапкыр бушлай ашаталар. Ә кием кирәк булган очракта, үзләренә бушлай сайлапа лау мөмкинлеге бар. «Ярдәм янәшә» хәрәкәте кебек үк, тернәкләндерү үзәге эше — күп кенә татарстанлыларның ашыгыч ярдәме нәтиҗәсе.
Азат Гайнетдинов тернәкләндерү һәм адаптация үзәге җитәкчесе: «болар барысы да безнең шәһәр белән уртак эшебез. Болар-иганәчеләр, болар гади шәһәр кешеләре. Әйтик, артык киемнәрне алып киләләр. Кемдер азык-төлек, кемдер ярмалар, кемдер ит алып килә.»
8 800 700 95 02
Ярты елга якын вакыт эчендә «Ярдәм янәшә» хәрәкәте төрле ысуллар белән кешеләргә ярдәм итте. Пандемиянең кызган чагында волонтерлар кайнар аш һәм азык-төлек җыелмалары алып килделәр, даруларга йөрделәр. Ярдәмне республиканың ерак шәһәрләрендә һәм авылларында дә алдылар. Хәзер дә элеккечә 8 800 700 95 02 номеры буенча социаль, психологик һәм юридик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эшли.
Морат Метшин, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.