Башкалабыз Казанда Татарстан машина төзелеше форумы үз эшен дәвам итә. Аның ачылыштында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Донецк Халык Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин, Россия Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы Вячеслав Шпорт һәм башкалар катнашты.
Форум тармак предприятиеләре арасында эшлекле хезмәттәшлекне киңәйтү, заманча технологияләрне һәм җиһазларны гамәлгә кертү, шулай УК идеяләр алмашу һәм тармакның төп темалары буенча актуаль мәгълүмат алу өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора.
Форум күргәзмәсендә 78 компания катнашты, алар Россия, Белорусь, Һиндстан, Кытай, Польша һәм Көньяк Кореядә җитештерелгән җиһазларны тәкъдим итте.
Бүгенгә Татарстан Луганск республикасы белән актив хезмәттәшлек итә – Лисичанскины торгызуда катнаша. Донецк белән дә хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр бар, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов — металлургия, энергетика, машина төзелеше һәм компонентлар җитештерү өлкәсендә. Денис Пушилин үз чиратындаТатарстанга даими рәвештә Донецк республикасына ярдәме өчен рәхмәт белдерде.