Башкалабыз Казанда «Җиңүгә кадәр 15 җыр» онлайн-проекты старт ала. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан башланып китәчәк акциягә казанлылар да кушыла алачак.Яңа проект Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры артистларын, танылган башкаручыларны, шулай ук җәмәгать, мәдәният эшлеклеләрен берләштерәчәк.
25-нче апрельдән 8-нче майга кадәр көн саен кичке сәгат тугызда, социаль челтәрләрдә Республиканың Дәүләт камера хоры репертуарындагы җырларның берсе булган видео трансляцияләнәчәк. Ә 9-нчы майда, Җиңү көнендә, сәгат кичке тугызда барлык җырларны бер бәйрәм концертына берләштерәчәкләр. Программада – Россия һәм Татарстан гимнары, «Десантный батальон, «Смуглянка», «Катюша», «День Победы» шулай ук башка җырлар яңгырыячак. Профессиональ артистлар башкарган җырны җырлап, һәм видеоны үзенең инстаграм битендә урнаштырып, проектка барлык теләүчеләр дә кушыла алачак.