Республикада Университет технологик эшкуарлыгын үстерүгә багышланган утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.Ул инновацияләрне активрак кертергә өндәде.Студентларны идеяне тормышка ашыруга активрак җәлеп итү өчен, аларның диплом эшләре республикадагы предприятиеләр кызыксындырган стартаплар рәвешендә булачак.
Барлыгы Татарстаннан «Студентлар стартабы» конкурсында 129 кеше җиңүче булды. Алар белән Рөстәм Миңнеханов очрашты. Аннары — Татарстанның цифрлы үсешенә ярдәм итү ассоциациясе утырышында хәл ителергә тиешле проблемаларныда билгеләде. Инновацияләрне кулланышка тизрәк, коммерция нигезендә һәм алга таба яхшы файда бирерлек итеп кертергә кирәк. Бурыч — фән, бизнес, җитештерү һәм хакимият хезмәттәшлегенең нәтиҗәле механизмын эшләтеп җибәрү. Ә нигез булып- университет лабораторияләре булырга тиеш.