Башкалабыз Казанда беренче «Туризм аллеясы» барлыкка килде. Петербург урамындагы скверда 30 төп миләш үсентесеннән торган яңа яшел почмак булдырылды. Үсентеләрне утыртуда туризм тармагының 30дан артык вәкиле – кунакханә, ресторан, туристик компанияләр хезмәткәрләре, экскурсияләр оештыручылар, шулай ук чит дәүләтләрнең генераль консуллары катнашты. Үсентеләрне утыртканнан соң ,«Туризм аллеясы» нә истәлек тактасы урнаштырылды. Анда «Үз тамырларын белгән кеше, тормышта таяныч, ә сәяхәт иткәндә яшәвен таба » дигән сүзләр язылган. Якындагы биш елда Татарстан башкаласында шул рәвешле 10 мең агач утырту планлаштырыла.