Башкалабыз Казан волонтерлары «Мы вместе» дип исемләнгән марафонга кушыла ала. 4-нче һәм 5-нче декабрьдә Россиядә волонтер көненә багышланган «Мы вместе» чарасы онлайн-форматта узачак. Ике көн дәвамында катнашучыларны мәгариф, мәдәни-массакүләм һәм күргәзмә программасы көтә. Шулай ук марафон кысаларында «Ел волонтеры — 2020» премиясе дә тапшырылачак.