Баш дәүләт экспертизасы Казан метрополитенының икенче тармагының беренче участогы проектына уңай бәяләмә бирде. Экспертлар инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә дигән нәтиҗәгә килде.
6 км озынлыктагы беренче участок Казанның Идел буе һәм Совет районнарында узачак. Ул дүрт станциядән торачак, шуларның берсе — «Юлиус Фучик урамы» — метроның беренче линиясенә күчеп утыра торган станция булачак. Казан метрополитенының икенче линиясен төзү проекты 12 станцияне үз эченә ала. 2005 елдан башлап Казанда метроның беренче линиясе эшли, ул хәзер 11 станциядән тора. Аның озынлыгы — 17 км, ә тәүлек буе 160 меңнән артык пассажир йөртеп була.