Елга-күлләр өстендә боз тиешенчә катарга да өлгермәде, ә балык тотарга яратучылар сулыклар өстендә күренгәли инде. Чаллыда да кагыйдәләрне бозучы балыкчылар очрый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре балыкчыларны әлегә боз өстенә кермәскә өндиләр, кисәтү рейдларына чыгалар.Теманың дәвамы киләсе репортажда.
Елгаларда боз катламы әлегә юка. Тик балык тотарга яратучыларны ул куркытмый. Тукай яр буенда, әйтик балыкчылар ярдан шактый эчкә керергә тәвәккәлләгән. Алар белән аралаша аламадык, чөнки җепшек боз өстеннән суга керү бик куркыныч. Боз калынлыгы 2-3 сантиметрдан артмый, ул кимендә 7 сантиметрга җитәргә тиеш.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре дә әле боз өстенә керергә иртәрәк, дип кисәтә. Суга бату куркынычы зур. Өстәвенә, кагыйдәләрне бозган өчен балыкчыларны штрафка да тартырга мөмкиннәр. Калынлыгы җиде сантиметрдан ким булган бозга кергән закон буенча 1500 сумга кадәр административ штраф бирү каралган.
Көн саен Чаллы шәһәре, Тукай районы һәм якын-тирә районнар сулыклары буенча кизү торабыз. Әлегә юка бозга чыгу очраклары күпләп күзәтелми. Ачык су участоклары да бар, бу шәһәрнең барлык сулыкларына да диярлек карый. Балыкчыларга бу да куркыныч тудыра.
Коткаручылар ата-аналардан балаларны караучысыз калдырмауларын сорыйлар. Боз өстендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшерәләр. Бата башлаганда, янәшдәге боз кисәкләренә тотынырга, ярдәм чакырырга киңәш итәләр.
Арина Аразова, Илнар Солтанов,Татарстан яңалыклары, Чаллы.