Елгаларда боз эри, су боз өстенә чыкты. Тик кайбер балыкчылар һаман да куркынычлы урыннарда балык тотуларын дәвам итәләр. Кече суднолар дәүләт инспекциясе инспекторлары ваемсыз балыкчыларны кисәтү максатыннан, рейдка чыкты.
Көннәрнең җылы торуы елгалардар бозның эри башлавына китерде. Елгаларда су ерганаклары көннән-көн күбрәк күренә.
Боз өстендә сак булырга дип коткаручыларның кисәтүләренә дә карамастан, ваемсыз балыкчылар җитәрлек әле. Куркынычлы урыннарда балык тотуларын дәвам итәләр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында елгаларның торышы турында даими мәгълүмат биреп барыла, белгечләр боз өстенә кермәскә киңәш итә. Сайтны күзәтеп барырга кирәк. Коткаручылар көн саен елгаларда җитмештән артык урынны контрольдә тоталар.
Булат Шакиев. Сергей Павлухин.