Күзәтчелек органнары сулыкларны контрольдә тота.Республикада 5 июньгә кадәр ятмәләрдә балык тотарга ярамый. Моның өчен штраф каралган. Кагыйдәләрнең үтәлешен балыкларны саклау инспекторлары күзәтә. Рейдларның берсенә безнең хәбәрчебез дә чыкты.
Су агымы буенча өскә Зөя ягына таба. Балыкчылык инспекциясе хезмәткәрләре экипажы төрле урыннарга бүленгән. Моторлы көймә Идел елгасы култыклары аша уза. Инспекторлар балыкчыны ерактан үк күреп алды.
Бу ике ир-ат Идел буенда байтак балык тотарга өлгергәннәр. Үзләре инспекторларга елгага беренче тапкыр кармак белән тотарга чыктык, дип ышандырырга тырышалар. Ә балык тотуны тыю турында ишетмәүләрен әйтәләр.
Хәзер балыкчыларга 5 мең сумга кадәр штраф түләргә туры килә.
Бу ир-ат үзе кармакка эләкте. Аны камышлыкта инспекторлар күрде.
Кармактан тыш, башка җайланмалар белән дә балык тотучылар очрый. Тик браконьерларны тотуы кыен. Ятмәләрне суга караңгы вакытта батыралар, таң атканчы тартып алалар. Тимердән ясалган башка төрле җайланмаларны да кулланалар.
Ятмәне берничә кеше тартып чыгарды, тозакка дистәләгән балык эләккән. Хәзер аларның уылдык чәчү вакыты.
Инспекторлар бу юлы йөзләрчә метр ятмәне күтәрде. Тозактагы балыкларны кабат суга җибәрделәр, ә ятмәләрне юк итәләр. Көннәр җылыткач, гадәттә ятмәләр арта.
Балыклар уылдык чәчә башланганнан бирле инспекторлар ятмәләргә эләккән 800 тоннадан артык балыкны суга җибәргән. 60 браконьер административ җаваплылыкка тартылган, ә җиде кешегә карата җинаять эше кузгату өчен материалларны органнарга тапшырганнар.
Фирүзә Насыйрова, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.