Тормышта авыр хәлдә калган гаиләләргә махсус “юл картасы” булыша. Быел 700дән артык гаилә социаль контракт төзегән. Контракт төзегәндә дәүләт ярдәм рәвешендә 350 мең сум акча түли. Бу социаль ярдәм күрсәтүдән аермалы буларак, гражданнарга билгеле бурычлар да йөкли.
Юрий Болотовның бизнесы пандемия чорында таркала. Ә 4 баланы карарга кирәк. Узган ел хатыны Анастасия Болотова үз эшен ачу өчен контракт төзи. Дәүләттән 350 мең сумлык ярдәм ала.
Ирле-хатынлы бизнес-план әзерлиләр. Субсидия бирелгәч, җиһазлар – касса аппараты, штрих-код, яктырткыч җайланмаларын, күзәтү камерасын, стеллаж сатып алалар.
Болотовлар гаиләсе чынлап торып эшкә чумган. Төп булышчылары – балалары.
Татарстанда социаль контракт 2011 елдан гамәлдә. Элегрәк авыр хәлдә калган гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелсә, хәзер гаиләләрне аякка бастыру юнәлешендә эшлиләр. Контракт төзегәндә, дәүләт 350 мең сум, шәхси хуҗалыкны алып баруга 200 мең сум бирә. Бизнесның торышы 1 ел контрольдә тотыла.
Татарстанда узган ел биш меңнән артык социаль контракт төзелгән. Аларның 60 проценты үз максатларын чынга ашырган. Быел эшмәкәрлек нигезләрен белүчеләр белән генә контаркт төзелә.
Быел 700 гаилә контракт төзегән. Кайберләре башкалар өчен дә эш урыннарын булдырган.
Ралина Абрамова, Владимир Юрков, Татарстан