Кама Тамагы районында балыкчыларның традицион кышкы фестивалы узды. Идел һәм Чулман елгалары кушылган урынга Россиянең төрле төбәкләреннән балык тоту белән мавыгучылар җыелды. Кармакка кайсы төр балыклар күбрәк эләкте? Хәбәрчебез кызыксынды.
Җирле халык балык тоту традицияләренә тугрылык саклый. Соңгы елларда фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән дә килүчеләр арткан.
Фестиваль ачык, барлык теләүчеләр дә катнаша ала. 16 яшькә кадәр балыкчылар өлкәннәр күзәтүендә булырга тиеш. Катнашучылар арасында гүзәл затлар да аз түгел. Балык тоту ирләр эше генә түгел, диләр.
Фестивальгә рекордлы санда — 356 катнашучы җыелды. Кече суднолар инспекциясе хезмәткәрләре куркынычсызлыкны тәэмин итте.
Көндезге сәгать икедә хөкемдарлар ярышка йомгак ясады.
Зачетка кагыйдәләр белән рөхсәт ителгән балыклар – чуртан, судак кебекләре исәпкә алынды.
Кама Тамагында мондый фестиваль районның туристик һәм спорт брендларының берсе булуын аңлыйлар.
Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре, кубоклардан тыш, заманча балык тоту кирәк-яраклары, уңайлы курткалар тапшырылды. Катнашучыларның әйтүләренчә, җиңүдә генә дә түгел хикмәт. Көнләшергә дә, борчылырга да нигез юк, күңелләр шатлык белән генә тула.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Кама Тамагы районы.