Балык Бистәсендә дә өсте ябулы шугалак ачылды. Биредә хоккей уйнарга, фигуралы шуу белән шөгыльләнергә, тимераякта шуарга мөмкин. Боз аренасын ачуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Видеоэлемтә буенча ачылышка республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды.
Районда социаль әһәмияткә ия булган тагын ике объект ачылды. Җирле хастаханә төзекләндерелгән, кирәкле медицина җайланмалары белән җиһазландырылган. Дәүләт Советы Рәисе медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы шартларның мөһимлеген билгеләп үтте.
Авыл хуҗалыгы техникумында да ремонт тәмамланган, ул цифрлаштыруга йөз тота. Зам анча техника, җиһазлар алынган. Һөнәр осталары конкурсында цифрлы игенчелек номинациясендә техникум укучысы «Гидравлика» юнәлешендә иң яхшы нәтиҗә күрсәткән.
Балык Бистәсендә яшәүчеләр белән очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин районның перспективалы үсешенә өмет белдерде.