Балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт беренчедән сәләмәт яшәү рәвеше булса икенчедән иң яраткан шөгыле дә. Һәрхәлдә Балык Бистәсе районының судомоделизм бәйгесендә катнашучылар кечкенәдән спортның шушы төренә мөкиббән. Бәйгенең ни рәвешле узуы, беренчелек кем кулында? Бу хакта тулырак хәбәрчебез язмасында.
Судомоделизм буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар «Дельфин» спорт комплексын үткәрелде. Әлеге ярыш Балык Бистәсендә дистә еллардан бирле оештырыла. Анда башкаладан да , республикабызның башка шәһәр һәм районнарыннан килгән командалар да бик теләп катнаша.
Ярыш таләпләре буенча катнашучылар кулдан ясалган су асты көймәләре, хәрби корабль, суднолар, пульт белән эшли торган төрләрен дә суда йөздереп күрсәтергә тиеш. Ярыш ике көн дәвамында барды. Команда зачетында Казанның Авиатөзелеш районы укучылар беренче, Әлмәтнекеләр икенче, ә Балык Бистәсенең балалар иҗат үзәге каршында оештырылган судомоделизм түгәрәгенә йөрүчеләрнең җыелма командасы өченче урынны алды.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов.