Кара китапка кертелгән сәламәтлеккә зарарлы үсемлек соңгы елларда Татарстан территориясендә актив үсә. Балтырган тиюгә тән ялкынсына, сулы шеш барлыкка килә, күзгә суы керсә, кеше сукыраерга, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Куркыныч үсемлекне әлегә бөтенләй бетерү мөмкин түгел, ә менә аннан саклану чараларын төгәл үтәп була.
Балтырган тирә-юньдәге барлык үсемлекләрне, хәтта агрессив чүп үләне дип саналган кычытканны да басып ала. Ташландык хуҗалык территориясендә балтырган киң таралган. Гомумән, балтырганның таралу үзәге булып Биектау районы санала. Үсемлек вакыт узган саен тарала. яңа урыннарны биләп ала.
Балтырган соңгы 10 елда 10 тапкырга арткан, ул яңа терриорияләрдә тарала, кешеләр сәламәтлегенә куркыныч тудыра.
Балтырган суы күзгә керсә, кеше сукыраерга да мөмкин.
Балтырганга төшкән иртәнге чык тамчылары да куркынычлы. Яланкул белән бу үләнгә кагылмаска кирәк.
Балтырганны юк итүнең иң нәтиҗәле ысулы — механик алым. Үсемлек 20 сантиметр биеклеккә җиткәнче. саклагыч киемнәргә киенеп, көрәк белән төбен казып алырга кирәк.
Тулырак тәкъдимнәрне интернетта табарга мөмкин, әлеге зарарлы чүп үләннәренә каршы көрәш буенча һәркем файдалана ала торган алымнар бар. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының балтырганны юк итү буенча махсус программасы бар, быел аны гамәлгә ашыруга 25 миллион сум акча бирелгән.
Булат Шакиев, Ильдар Галяутдинов,Татарстан яңалыклары.