Балтач ягы борынгы заманнардан ук дини гыйлем бирүдә дан тоткан төбәкләрнең берсе. Атаклы Түнтәр мәдрәсәсе дә, Ишми Ишан нәселе кебек дин әһелләре дә шушы төбәк белән бәйле. Хәбәрчебез Мөршидә Җиһан Алан авылы мәчетенә барып андагы дини вәзгыятьне өйрәнеп кайтты.
Мәчеткә килгәч остазлары Ландыш Насыйбуллина белән әнә шулай сәламләшә балалар.Алар барысы да Алан мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары.
Таңсылу балалар өчен республикакүләм үткәрелгән дини бәйгеләрдә еш катнаша. Башкалар да сынатмый. Гомумән алар арасында ислам нигезләрен өйрәнү белән беррәттән көрәш һәм башка спорт төрләрендә шөгыльләнүчеләр дә, кул эшләре осталары да бар.
Җыйнак кына иман йортының тыйнак кына имам хатыйбы әйтүенчә Алан авылында 550 ләп кеше яши. Көн саен булмаса да җомга намазлы вакытында мәчет тула. Шулай ук мәчеттә дини дәресләр дә укытыла.
Шәфкатьле булу һәм яхшылык эшләүгә багышланган дәрес вакытында балалар берсен-берсе уздырып кемгә ничек ярдәм итәргә мөмкинлеген аңлатты яисә элек эшләгән яхшы гамәлләре белән уртаклашты. Элек истәлек дәфтәре булса мәчеткә йөрүче әлеге балалар Изгелек бакчасы дигән дәфтәр башлаган.
“Алан авылы балалары да дөньяви һәм дин гыйлемен кечкенәдән өйрәнеп үсә, ә бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, дигән бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин.
Мөршидә Җиһан Таһир Хәсәнов .