Җәй азагы умартачыларга бал суырту өчен кызу вакыт. Татлы уңышның зур өлешен Әлмәт районы умартачылары җыйганнар инде. Быел бал күпме? Хәбәрчебез кызыксынды.
Бал cуырту сезоны озакка сузылмый. Ул июль ахыры-август башына туры килә. Умарта кортларының нектары аларның санына, һава торышына һәм умартачыларның хезмәтенә бәйле.
Умартачылар династиясен дәвам итүче Рамил Гыйбадуллин белән Динар Гыйниятов өч ел элек умарта ояларын берләштереп, Чупай һәм Мәмәт авыллары арасындагы урман буена илткәннәр.
Ә тагын урман зонасы үсемлекләргә бай. Биредә иван чәе, эспарцет, кура җиләге, юкә үсә.. Бу умарталыкта бал кортлары, нигездә, төрле үлән, чәчәк нектарын җыялар.
Хәзер умарталыкта 70-80 умарта оясы яши. Төрле токымлы умарталар. Умартачылар яңа ана умарталар алып, аларның популяциясен киңәйтәләр.
Җәен бал кортлары тәүлек буена кышка әзерләнә. Көндез нектар җыялар, төнлә аның дымын чыгаралар. дымлылыкны 18-20 процентка кадәр киметәләр. Умарта ояларының бер өлешендә нәсел җитештерүче ана яши. Икенче корпуста бал җыючылар яши. Аларны бер-берсеннән махсус рәшәткә белән аералар.
Умартачылар бал суыртуны тәмамлап килә. Быел уңыш яхшы, диләр. Нектарның бер өлешен, салкыннарны уңышлы кичерсеннәр өчен, умарта гаиләләренә калдыралар.
Татьяна Шамбер, Антон Николаев, Татарстан яңалыклары, Әлмәт районы.