Казан урамнарын тагын да яктырк итәргә җыеналар. Кайбер урыннарда фонарьлар яңартылды. Урнаштыру ничек бара ? Кайсы урамнарда? Бу хакта тулырак алдагы язмада.
Караңгы төшсә дә, яктырткычлар кабынмаган. Чөнки Ямашев урамында ишегалдында утларның бер өлеше генә сакланган, калганнары эшләми.
Әйе, мондый проблема бар. Шулай да ул чишә алмаслык түгел Шәһәрдә караңгы ишегаллары елдан-ел кими бара. Быел гына да 250дән артык ишегалдында яктырткычлар яңартыла. Алар арасында Воровский урамы да бар. Анда яңа ут баганалары куела.
Атна ахырына яктырткычларны куеп бетереп, кабызырга җыенабыз
Урамнарга ут «Безнең ишегалды» программасы буенча тоташтырыла.
266 төзекләндерелгән ишегалдының 118 ендә өр-яңадан яктырткычлар урнаштырылды. Якты урам беренчедән уңайлы, икенчедән төнлә йөрүчеләр өчен куркыныч түгел. Бу юнәлештә эш дәвам итә..
Ел ахырына республиканың район җирлекләрендә шулай ук Казан паркларында да ут баганалары урнаштырыла.
ТАССРның 100 еллыгы скверының яктырту челтәре яңартылды. Ут баганалары «Салават күпере», «Балыкчы бакчасы», «Светлая долина» паркларына, Юнысов мәйданына урнаштырылды.
Планнар зурдан, алга таба –шәһәрне тулаем яктырту системасын яңарту өчен бердәм концепция төзү.
Айзилә Батырханова , Диана Дасаева, Альберт Сафиуллин, Владимир Юрков,