Балалы гаиләгә керемгә салымның бер өлешен кайтару турында закон проекты Думага кертелде
Россия Хөкүмәте, әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме бер ярым яшәү минимумыннан артмаса, ике һәм аннан күбрәк балалары булган эшләүче ата-аналарга еллык түләү турындагы закон проектын Дәүләт Думасына тапшырды. Документлар пакеты Федераль Җыенның түбән палатасы электрон базасында урнаштырылган.
Гаилә салым түләве 18 яшькә яки 23 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренең (уллыкка алучылары, опекуннары) һәркайсына билгеләнәчәк. Балалар мәктәптә, урта махсус яки югары уку йортында көндезге бүлектә белем алырга (өстәмә белем бирү программалары буенча укучылардан тыш), гариза бирүчеләрнең алимент түләү буенча бурычы булмаска тиеш, диелә закон проектында.
Документтан аңлашылганча, «салым кешбэгы» «күрсәтелгән түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елга кадәрге елда физик затлар керемнәренә түләнгән салым суммасы һәм шул ук керемнән исәпләнгән физик затлар керемнәренә салым суммасы белән тулы күләмдә 6 процентлы ставка буенча исәпләнгән салым суммасы арасындагы аермага» тигезләшәчәк.
Гаилә салым түләүләрен РФ Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының территориаль органнары билгеләячәк һәм түләячәк. Закон проекты кабул ителгән очракта, ул 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керер дип көтелә.
«Татар-информ» агентлыгы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының балалы гаиләләргә «салым кешбэгы» түләү механизмын аңлатуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Соңрак ведомство аны алучыларның саны 4 миллион гаиләгә җитәчәген әйтте. Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында балаларга салым чигерүен ике тапкыр арттырырга тәкъдим итте.