Россия төбәкләренә мәктәп укучыларын тукландыру өчен тотыла торган азык-төлек бәяләренә мониторинг уздырырга һәм аны ныклы контрольдә тотарга кирәк. Бу хакта Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
Санкцияләр вакытында, мәгариф учреждениеләрендә укучыларны тукландыру бәяләре нигезсез артырга тиеш түгел. Хәзерге вакытта 1-4 сыйныф укучылары бушлай кайнар аш белән тәмин ителә. Бу максатларга быел да ил күләмендә җитәрлек суммада акча бирелгән.