Балалар яклау көне уңаеннан башкалабыз да күп кенә чаралар узды. Республика Рәисе «Барысы да балалар өчен» дип исемләнгән инклюзив үзәгендә булды. Бирегә сәламәтлекләре чикле булган балалар, аларның әти-әниләре килә ала . Проектның максаты-үзенчәлекле балаларның әниләрен берләштерү.
Шулай ук Республика Рәисе Дәрвишләр бистәсендә ишегалды бәйрәмендә һәм «Ракета» стадионында булды.Биредә яшь футболчыларның «Күн туп» Бөтенроссия ярышларының финал шәһәр этабы старт алды. Рөстәм Миңнеханов спортчыларга уңышлар теләде.
“Туган авылым” милли комплексы территориясендә дә балалар өчен “Балачак бәйрәме” узды. Биредә төрле мастер-класслар , күргәзмә, спорт ярышлары, балалар катнашында концерт программасы тәкъдим ителде.