Көннән-көн тормышыбыз уңайлана, матурлана бара. Яңа биналар, йортлар калка, искеләре төзекләндерелә. Юл төзелешенә, социаль объектларны яңартуга зур әһәмият бирелә. Башкарылган эшләрдә, беряктан, республика программалары ярдәмен тойсак, икенчедән, халыкның үзенең активлыгы – яшәгән җирен матурлау, төзекләндерү теләге көчле булуы сизелә.
Морзалар авылы өчен күптән көтелгән вакыйга. Мәдәният йорты янында яңа балалар мәйданчыгы төзелеше бара. Морзалар авылында аеруча җәй айларында балалар күп, кайтучылар да бар. Алар көннәрен биредә уйнап үткәрә инде яңа мөмкинлекләр булдырганга сөенеп туя алмыйлар.
Балалар мәйданчыгы үзара салым ачкасына төзелә, киләчәктә дә әлеге урын балаларның шат авазына күмелеп торыр дип ышана алар.