Бүген балаларның милек хокуклары мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли. Республика халкына Татарстан Росреестры идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Роскадастр филиалы белгечләре консультация бирә.
Кайнар линия сәгать 10 нан 12 гә кадәр эшли. Бала пропискада булган фатирны сату үзенчәлекләрен, шулай ук балаларның милек белән нинди яшьтән идарә итә алуларын белергә мөмкин. Экспертлар килешүләр вакытында балаларның мәнфәгатьләрен кем яклый алачагын һәм ана капиталы ярдәмендә сатып алынган күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә икәнлеген сөйләячәкләр. Телефон экранда күрсәтелгән.
Республика районнарында белгечләрнең телефоннарын сылтама буенча белергә мөмкин. Иң популяр сорауларга җавапларны Татарстан Республикасы Росреестрының рәсми ресурсларында урнаштырыла.