Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә күп факторлар йогынты ясый. Аларны кызыксындыру, сәнгаткә җәлеп итү, талантларын үстерү шактый көч таләп итә. Республикабызда төрле түгәрәкләр, театр студияләре эшләп килә. Алдагы видеоязмабыз да “Салават күпере” театр мәктәбе турында.
Казан шәһәренең Мәдәният һәм сәнгать университетында укыган ук Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры спектакльләрендә уйный башлый, шулай ук педагогик эшчәнлекне гамәлгә ашыра. Сәхнәдә тәҗрибә туплагач, ул Казан шәһәренең Идел буе районы Балалар сәнгать мәктәбендә эшкә килә. Балалар белән үзара аңлашу беренче көннәрдән үк уңышлы булды ди ул. Һәм елдан-ел үз һөнәренә карата мәхәббәт артуын сизә.
7 ел уку. Ел саен фәннәре артып бара, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, актёрлык осталыгы. Ел саен имтихан, зачёт бирәләр, спектакль чыгаралар, әти — әниләр өчен ачык дәресләр күрсәтәләр. Әйтерсең лә сәхнәгә чыгарга түгел, космоска очарга әзерли ул аларны.
Төрле яктан талантлы балалар бәйге — фестивальләрдә катнашуны зур бәйрәмгә әйләндерә. Һәрбер конкурста катнашканнан соң балаларның үсешен күрәм ди укытучылары. Белгәннәрен җиткерү анда канәгатьләнү хисләре уята.
Спектакль куйганда һәрбер роль зур, мөһим урынны алып тора. Тормышта без төрле рольләр уйныйбыз, төрле бурычларны башкарабыз, билгеле бер тәҗрибә алабыз. Һәм әгәр тормышка театральләштерелгән тамаша буларак карасак, үзеңдә һәм кешеләрдә күп кенә сәләтләр, мөмкинлекләр, кызыксынулар ачыла дип аңлатам ди ул.
Укытучы буларак, даими үсештә, балалар белән аларның үз телендә төрле темаларга сөйләшә.
Аларның эстетик зәвыгына йогынты ясый алган педагог булырга омтыла. Ул тормышның ямен шуннан күрә.
Алия Галиуллина, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.