Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кагыйдәләре үзгәрде. Элеккечә февральдә үк гариза белән мәктәпкә барырга кирәкми. Гаризаларны беренче апрельдән генә кабул итә башлыйлар. Кабул итү кампаниясее 30 июньгә кадәр дәвам итә.
Бу дата мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүчеләр өчен билгеләнгән. Башка балалар өчен буш урыннарга кабул итү алтынчы июньдә башлана. Казанда беренче сентябрьдән 20 меңнән артык беренче сыйныф укучысы мәктәпкә барачак.