Республикада «Балалар рәсем ясый» дигән традицион акция дәвам итә. Башлангыч сыйныфларның меңләгән яшь рәссамына конкурста катнашу өчен дүрт тема тәкъдим ителде. Алар Россия халыкларының мәдәни мирасы елы, Татарстанда цифрлаштыру елы, «Имин юллар» һәм «Мин – үз Ватаныбызның патриоты» дигән темаларны сайлый. Сарман районыннан репортаж.
Сарман районы- мәшһүр җырчы Илһам Шакировның туган ягы җырга-моңга гына түгел, рәсем ясауга да сәләтле балаларга бай. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Балалар рәсем ясый» конкурсында берничә тапкыр катнашты. Быел да алар осталыкларын күрсәтте.
Күрше бүлмәдә Батырлык дәресе бара. Нәниләр үз куллары белән Георгий тасмаларын әзерли, бәйрәм көннәрендә аларны фронтовикларга, тыл ветераннарына бүләк итәләр.
Сарман гимназиясенең яшь рәссамнары – юл хәрәкәте инспекторларының яшь инспекторлары сыйныфында укучылар экспертлар советы хөкеменә «Куркынычсыз юллар» темасына эшләр әзерлиләр, магистральләрдә үз-үзеңне тоту үрнәген күрсәтәләр. Халыкларның мәдәни мирасы да, цифрлаштыру елы да игътибардан читтә калмады.
Һәр катнашучы чын рәссам буларак фикер йөртә, үз хезмәтләрен нәрсәдән башларга кирәклеген белә.
Сарман районыннан иң яхшы рәсемнәрне клнкурсның республика этабына җибәрәләр. Аны оештыручылар -«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе, мәгариф һәм фән министрлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе җиңүчеләргә бүләкләр әзерли. Бүләкләү тантанасын Россия көне алдыннан үткәрергә ниятлиләр.
Дмитрий Второв, Александр Решеткин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Сарман районы.