Әлмәт шәһәрендәге беренче категорияле мәктәпләрдә контроль-үткәрү пунктлары җиһазландырыла. Ата-аналар әлеге яңалыкка нинди мөнәсәбәттә һәм пунктлар кайчан эшли башлый? Тулырак киләсе репортажда.
Бер атна чамасы элек 16-нчы номерлы мәктәп янында зур булмаган павильон — контроль-үткәрү пункты барлыкка килде. Монтаж эшләрен генә башкарасы калды. Шундый пунктларны 6 мәктәптә урнаштырганнар, тагын икесендә капиталь ремонттан соң барлыкка килә. Мондый пунктлар 1100 укучыга исәпләнгән мәктәпләрдә җиһазлана. Пунктта шәхси сак хезмәткәрләре эшләргә тиеш.
Ә менә әти-әниләрнең фикерләре төрлечә. Кайберәүләргә бу яңалык ошамаган. Ата-аналар чатында мондый фикерләр бар.
Башка ата-аналар фикеренчә, яңа чара иминлек өчен кирәк.
Яңа пунктлар яңа елга кадәр эшли башлый.
Лиана Әхмәтвәлиева, Илнур Җәләтов, Татарстан яңалыклары, Әлмәт.