Бу атнада «Балалар илне ясый», «Дети рисуют страну» 17 нче республика конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле була. Марттан башлап яшь рәссамнар иҗади ярышка кушылды, ә «Вести» корреспондентлары мәгълүмат чыгарылышларында безнең проектның барышын җентекләп яктыртты.
«Татарстан» телерадиокомпаниясе белән берлектә, традиция буенча, мәгариф һәм фән министрлыгы, «Бердәм Россия» партиясе, ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ катнашты. Экспертлар советында нәтиҗәләр ясау җиңел булмады.