Безнең Татарстан» телерадиокомпаниясе игълан иткән “дети рисуют страну” республика телевизион конкурсы тәмамлануга да озак калмый. Быел ул инде 17 нче тапкыр үтә. Исегезгә төшерәбез, быел дүрт тема билгеләнгән иде — педагог һәм остаз, милли мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау, үз ватаныңның иминлеге һәм патриотлары. Республиканың барлык шәһәр-район-авыллары да әлеге бәйгегә актив кушылды. Бу юлы сезнең игътибарга, Баулы районының яшь рәссамнар эшләрен тәкдим итәбез.
Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә балалар рәсемнәренең тематикасын һәм идеяләрен фаразлау кыен түгел иде. Әлбәттә, бу безнең махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар, Бөек Ватан сугышы каһарманнары, шулай ук сугыш чоры хатын-кызлары.