Казан укучылары финанс белемнәре буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашты. Ул Казанның 5нче лицеенда узды. Олимпиада «Кече һәм урта эшмәкәрлек, шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм » илкүләм проекты нигезендә үтте. Олимпиаданың беренче этабында 30 укучы катнашты.
Старт төймәсенә баскач, олимпиада башланып китте. Алтынчы сыйныф укучысы Самат Деминов бик дулкынланган. Финанс белемнәре акча эшләүнең һәм биржада сәүдә итүнең заманча алымнарын үзләштерергә булыша, ди. Мәктәп укучысы киләчәккә планнарын да билгеләгән инде.
Олимпиада 2015 елдан бирле үткәрелә. Барлыгы 6 төрле бирем – барысы да логик фикерләүгә, стандарт булмаган алымнарны табуга юнәлдерелгән. Максат-укучыларга финанс чыганаклары белән сакчыл һәм нәтиҗәле идарә итү принципларын җиткерү. Хәзерге заман өчен бу бик мөһим, әлеге юнәлешне үстерергә кирәк.
Олимпиада Россиянең 12 төбәгендә старт алды. Татарстан укучыларының белемнәрен федераль дәрәҗәдә дә бәяләделәр. Республика вәкилләре Россия Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллинага үз сорауларын бирә алган төбәкләр бишлегенә керде.
Олимпиадада онлайн форматта 17 майга кадәр катнашырга мөмкин. Нәтиҗәләр көнендә үк билгееле була.
Ралина Абрамова, Владимир Юрков, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары.