Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» бәйгесенең икенче сезонын башлады. “Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә узган матбугат конференциясе конкурсның үзенчәлекләренә багышланды.
“Балачак җыры” бәйгесенең узган елгы беренче сезонында биш иң яхшы җыр авторлары, башкаручылар сайлап алынды. Бәйге әлегә татарча заманча балалар җырларының азрак булуын күрсәтте.
Рамилә Сәхабетдинова “ШАЯНТВ” каналы башкарма директоры – баш мөхәррире
Яшәешебез гаҗәеп тиз ритмда үзгәрә, алга бара. Хәзерге балалар белемле, кыю, һәр нәрсәгә карата үз фикерләре бар. Шуңа күрә балалар өчен җырлар иҗат итү дә җиңел түгел. Яшь, тавыш үзенчәлекләрен исәпкә алып, балаларның үз җырларын тудырырга кирәк.
Сәгыйть Хәбибуллин жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Былтыргы җиңүчеләр арасында Рәхимә Арсланова шигыренә Алсу Салихова иҗат иткан “Казан” җыры да бар.
Рәхимә Арсланова “Балачак җыры-2020” бәйгесе җиңүчесе
Балалар җырларын балаларның үзләреннән дә гадел һәм дөрес бәяләүчеләр юктыр. Җәмил Хәбибрахмановның да үз фикере, үз бәясе.
Җәмил Хәбибрахманов “Балачак җыры” жюри әгъзасы
Быел “Балачак җыры” бәйгесе 25 нче майга кадәр 3 турда үткәрелә. 30 апрельгә кадәр жюри икенче турда катнашучыларны сайлап ала. Икенче тур Интернетта тавыш бирү юлы белән сайтта уза. Иң күп тавыш җыючылар өченче турга үтә. 5 җиңүче билгеләнә.
Фәнис Мөхәммәтов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.