Шушы көннәрдә башкалабыз Казанда Бала-Сити халыкара күптеллемәктәбендә татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен «Туган тел фестивале”узды. Татар телендә укытуның сыйфатын үстерү максатыннан, 4 нче мәртәбә оештырылган чара, быел да Республиканың төрле районнарыннан мөгаллимнәрне җыйды. Фестиваль Республика Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылды.