Быел Казан мәктәпләрендә укучыларны тукландыруга ата-аналар контроле электрон форматка күчә.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, моның өчен мәктәп менюсыннан әзерләнгән ризыкларны бәяләү өчен махсус кушымта әзерләнә. Казан мэры Илсур Метшинның әйтүенчә, бу юнәлештә узган уку елындагы эксперимент уңышлы булган. Ул укучыларны тукландыруны бәяләү өчен электрон контроль форматын кулланырга тәкъдим итә.