Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үткән көннәрдә Казанда инде традициягә әйләнгән “Бала хокук даирәсендә” 8 Республикакүләм мәгълүмати- социаль видеороликлар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
Быел да бәйгедә Республиканың һәр район белем учрежденияләре зур активлык күрсәтеп катнашкан. Иң активлары – Чаллы, Казан, Арча, Норлат! Видеороликларда балаларның хокуклары, алар гаиләдә, мәктәптә ничек яклануы күрсәтелә. Төп максат – балаларда бер-береңә хөрмәт уяту. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды. “Татарстан” дәүләт телеканалы Зәй районы балалар иҗат йорты һәм Арча районы Наласа урта мәктәбе укучыларына махсус бүләкләр тапшырды.