Казанда «Ребенок в мире прав-Бала хокук дөньясында» дигән республика конкурсында җиңүчеләрне ачыкладылар.
Конкурста балалар һәм яшьләр катнашты — аларга республикада балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү, шулай ук хокукый белемнәрне һәм активлыкны арттыру темасына видеороликлар төшерергә тәкъдим ителде. Бүләкләү тантанасы 19 ноябрьдә уза — җиңүчеләргә акчалата призлар бирелә. Конкурсантларны креативлык, нәтиҗәлелек, мәгълүмати эчтәлек юнәлешләрендә бәяләделәр.