Ике миллиард ярым сум — ата-аналарның балаларына алиментлар буенча бурычлары шулкадәр. Дәүләт әлеге бурычтан нибары биштән берен генә түләттергән. Татарстан Иҗтимагый палатасында суд приставларына бу проблеманы ничек хәл итәргә кирәклеге турында сөйләштеләр.
Үз балаларына алимент кына түләмәскә булсын! Кайбер ата-аналар төрле сылтау таба, акча карталарын югалталар, милекләрен туганнары исеменә яздырталар, башка төбәкләргә яшәргә китәләр. Иҗтимагый палатада андыйларга карата таләпләрне катгыйландырырга – чит илгә чыгуны тыю, карталарын өзүдән тыш, машина йөртү хокукын чикләргә дә тәкъдим итәләр.
Кайбер ирләр хатыннарына үч итеп тә, алимент түләүдән кача. Янәсе, ул баласына алимент түләмәсә, хатынына начар була. Ә нәтиҗәдә бала ярдәмчесез авыр хәлдә кала, Ә бит балага начар булса, бу зур җаваплылык, шул исәптән әти өчен дә, әни өчен дә.
Татарстанда алимент түләмәгән өчен 38 мең эш кузгатылган. Кайбер ата-аналар үз балаларын еллар буена күрми.
2021 ел өчен бурычлылардан кайтарылган сумма 450 млн. сум. Быел без узган ел белән чагыштырганда 71 процентка күбрәк түләттрдек. Шуңа да карамастан, бурычлар күп әле.
Ә иң мөһиме — үз балалары язмышында катнашырга теләмәүчеләргә йогынты ясауның яңа үтемлерәк юлларын табу.
Инна Данилова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.