Республика Прокуратурасы һәм Роспотребнадзор оешмасы балалар бакчаларында, мәктәпләрендә туклануны оештыруны тикшерде.
Хәзерге вакытта республикада ике меңгә якын балалар бакчасы, бер мең 400 мәктәп исәпләнә. Ел башыннан Татарстанда балалар күпләп агулану очраклары булмаган. Шул ук вакытта күзәтчелек ведомстволары хезмәткәрләре балаларның туклануын оештыруда күп кенә хокук бозуларны ачыклаган. Аларның күбесе санитар режимны үтәмәү, азык-төлекне саклау шартлары, вакыты белән бәйле.
Яңа Чишмә районы балалар бакчаларының берсендә яраклылык вакыты чыккан сосискалар ачыкланган, ә Югары Ослан районында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга куллану вакыты чыккан катык бирелгән. Шуңа охшаш ук хокук бозулар Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алексеевск, Питрәч, Спас, Тукай һәм Аксубай районнарында теркәлгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура 300 ләп гариза керткән, санитар-эпидемиологик нормаларны бозу буенча 44 административ эш кузгаткан.