Ямьле җәй айларының башлануын билгеләп балаларның көтеп алынган яллары җитте. Алар күңелле, тыныч, файдалы һәм матур үтсен иде.
“Бала-чагалы йорт, җимешле агач кебек” ди, татар мәкәле. Һәрберебез дә нарасыйларыбызга матур тормыш, якты киләчәк тели. Гаиләдә салынган кыйммәтләр, әхлакый тәрбия турында сүз алып барганда, буыннар чылбырын өзми дәвам итү, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләребезне саклау турында онытырга ярамый. Болар барысыда гаиләдә салына.
“Яшәү сәнгате” мәдәни-агарту мәйданчыгында “Гаилә елына” багышланган, бер ничә буын вәкилләрен берләштерүче үзенчәлекле күргәзмә урын алган. Аны без дә карап кайттык.