Май бәйрәмнәре бакчачылар өчен киеренке, шул ук вакытта күңелле мәшәкатьләр вакыты. Бакча кишәрлекләрендә кызу эш бара. Агач үсентеләрен, үсемлек орлыкларын, бәрәңгене кайчан, ничек утыртырга? Үсемлекләрне корткычлардан, кимерүчеләрдән ничек сакларга?
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры шушы һәм бакчачыларны кызыксындырган башка мәсьәләләргә багышланды. Россельхозцентр үзәгенең Татарстандагы филиалы лабораториясе җитәкчесе Айгөл Габдрахманова барысы турыда да тәфсилләп сөйләде, радиотыңлаучыларның күп санлы сорауларына җаваплар бирде, безнең кайбер сорауларга да ачыклык кертте.