Көз җитүгә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Бу көннәрдә «Казан» агро сәнәгать паркы территориясендәге ярминкә мәйданында, «Бакча көне” дип исемләнгән күргәзмә-фестивале узды. Әлеге чара республикада бакчачылыкны популярлаштыру, аның белән шөгылләнүеләрнең актив, хезмәт сөючән икәнен күрсәтү өчен оештырыла. Бакча көне бәйрәменнән- Искәндәр Гыймалтдинов репортажы.
«Казан» агросәнәгать паркы базасында Бакчачы көнен бәйрәм иттеләр. Биредә Лаеш, Питрәч, Югары Ослан, Биектау, Түбән Кама районнары һәм Чаллы шәһәре бакчачылары продукциясенең күргәзмәсе оештырылган иде.
Фестиваль программасында республиканың коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре продукциясе күргәзмәсен, мастер-класслар, бакча кирәк-яраклары, техника, үсентеләр сату ярминкәсен уздыру, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының камера оркестры, вокалистлар һәм фольклор ансамбльләре катнашында күңел ачу программасы каралган иде.
Чара Татарстан Республикасында бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне популярлаштыру максатларында үткәрелә.Фестиваль бакчачының, актив, хезмәт сөючән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кеше буларак, уңай образын булдыруга юнәлдерелгән. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Шунда ук республиканың бакчачылык ширкәтләре рәисләренә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Искәндәр Гыймалтдинов, Искәндәр Төмәнов, Татарстан яңалыклары.