Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров Женевадагы очрашу барышында АКШ җитәкчесенең Путиннан “Азатлык Радиосы”на “тимәвен” сораганлыгын белдерде. Аның белдерүенчә, АКШта үзләренә каршы булган массакүләм мәгълүмат чараларын чит ил агенты дип санау турындагы закон бик катъгый үтәлә.Ә Россиянең шундый ук закон кабул итүе үзләренә бер дә ошамый икән.”Без беркайчан да законнарны беръяклы гына кабул итмибез,-дигән министр,-башта үзләрен белсеннәр”